Ташлы-Ковалинская сельская библиотека - филиал № 29

Абдулла Алиш – кем ул? Аның турында нәрсәләр беләсез?

Балалар язучысы А.Алиш әкият жанрын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу хакта болай дип яза: “Чорыбызның үткәне, киләчәге, бөек легенда булып киләчәк буынга барып җитсен!” А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Әкиятләрендә эш ярату, тырышлык, батырлык, тапкырлык, олыларның сүзен тыңлау, аларга хөрмәт белән карау, туган илне ярату, әгәр аңа дошманнар ташланса, туган ил өчен батырларча көрәшү, кирәк булса, шул изге көрәштә җаныңны да кызганмау аеруча калку итеп күрсәтелә.

Язучы балаларны табигать дөньясын, җир-су үсемлекләр, ерткыч һәм йорт хайваннары, кошлар, җәнлекләр белән таныштыра, аларның әһәмияте, халык өчен файдалы яки файдасыз булуы турында кызыксынып укырлык итеп тасвирлый, балаларның танып белү сәләтен үстерә. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.  Без балалар белән А.Алиш китаплары буенча әңгәмә үткәрдек ,аның шигырьләрен укыдык , төрле сораулар бирдек,белмәгәнне сорадык, башкалар белән  уз фикерләребезне әйтеп уртаклаштык .