"Дуслык белән көчле без"
"Дуслык белән көчле без".
".". Дуслыкның көче нәрсәдә, дип сорарсыз сез. Беренчедән, чын дус сине беркайчан да уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр. Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Әгәр дә дустыңа ышанычыңны күрсәтсәң, үзеңнең серләреңне курыкмыйча тапшыра алсаң, иптәшең чын дуслыкка лаек. "Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була” дигән татар халык мәкале бар. Ягъни дуслар дөрес сүзне туры итеп әйтә алалар, аларның киңәшләре алтынга тиң. Минемчә, чын дус нинди генә хәлдә дә ярдәм итәргә әзер торучы, кайгыны да, шатлыкны да уртаклашучы булырга тиеш.
Дуслык хисе кешеләр белән кешеләр, шулай ук кешеләр белән хайваннар арасында да булырга мөмкин. Әйткәнемчә, дуслык хисе ул әле кешеләр белән хайваннар яки кошлар арасында да туарга мөмкин. Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшысы. Бу турыда күп шигырьләр, хикәяләр язылган. Балаларга дуслыкнын нинди кирәкле икәнен,ничек кирәк икәнен анлаторга торыштык.Алар белән дуслык турында видио карадык,рәсемнәр ясадык.Рәсемнәребезгә дуслык купере диеп исем бирдек.