"Мин бәхетле гаиләм белән"
15 май көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, гаилә көне уңаеннан “Мин бәхетле гаиләм белән” дигән чара үткәрелде. Без озак еллар бергә яшәгән парларны котладык. Аларга, үткән тормыш юлларын искә төшереп, сораулар бирдек, матур шигырь юллары белән котлаулар җиткердек һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.