"Балачак хатирәләре"
8 нче май көнне Суыксу авыл җирлеге, мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Җиңү көне уңаеннан авылыбызның һәйкәле янында “Балачак хатирәләре”дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Һәйкәлгә чәчәкләр куелды, котлау сүзләре әйтелде, доклад укылды. Мәктәп балалары монтаж куйдылар, ветераннарга чәчәкләр бирделәр. Ә без, мәдәният хезмәткәрләре, килгән кунакларны котлап матур җырлар бүләк иттек, шигырьләр укыдык. Соңыннан тыл ветераннарына бәйрәм пакетлары өләшеп чыктык.