"Уйный, уйный өйрәнәбез"
Халыкара театр көне уңаеннан балаларны сәхнә серләренә өйрәтү, әти-әнигә карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, Суыксу мәдәният йортында, китап укучы балалар белән берлектә, "Өч кыз" дигән татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттек. Бу чарага хәзерлек эшләрен алдан ук башлап җибәрдек. Әкиятнең сүзләрен рольләргә бүлеп бирдек, киемнәрен әзерләдек һәм сәхнәне бизәп куйдык. Әкиятне карарга балаларның әниләрен, балаларны чакырдык. Безнең әкиятнең ахыры бик күңелле тәмамланды. Олы кыз белән уртанчы кыз үзләренең гаепләрен танып, әниләреннән гафу үтенделәр һәм беркайчан да әниләрен ташламаска сүз бирделәр. Әкиятне "Әни кирәк" җыры белән тәмамладылар.