Хуш киләсең, Нәүрүз!
22 нче март көнне Суыксу мәдәният йорты каршында, Нәүрүз бәйрәмен яшь буынга өйрәтү, йолалар белән таныштыру максатыннан чыгып, бу бәйрәмне зурлап үткәрдек. Безнең бәйрәмгә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм барлык авылдашларыбыз чакырылды. Балалар белән татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде, борынгы әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны искә төшереп уйнадык, Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләнде. Ә бу вакытта, мәдәният йортының ишегалдында учакта казанда тәмле ботка пеште. Урамда зур өстәлгә самовар чәе, кайнар коймак, тәм-томнар куелды. Килгән кунаклар бергәләшеп ботка ашап сыйландылар.