“Гүзәлләрнең гүзәле сез”
8 нче март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, “Гүзәлләрнең гүзәле сез” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмгә озак еллар авыл җирендә терлекчелектә эшләгән сыер савучы апалар да чакырылды. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Шуңа күрә кичәбезне “Сыер савучы һәм көтүче” күренеше белән башлап җибәрдек. Кичә барышында хатын-кызларга багышлап матур җырлар яңгырады, шигырьләр һәм котлау сүзләре әйтелде. Мәдәният йортында эшләп килүче “Җидегән чишмә” фольклор берләшмәсенең чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде.