“Эш-кешенең көзгесе”
5 нче март көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Суыксу төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Эш-кешенең көзгесе” дигән әңгәмә үткәрелде. Баштан балаларга төрле һөнәр ияләрен чагылдырган презентация күрсәттек. Шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштырдык, мәкальләр әйттек һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Балаларның үскәч кем булырга теләүләрен сорадык. Барлык төр хезмәтнең дә мактауга лаек икәнен әйтеп үттек.