Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без булачак илебез сакчылары"

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Суыксу төп белем бирү мәктәбендә, мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар белән берлектә, 8нче һәм 9нчы сыйныф егетләре белән "Без булачак илебез сакчылары" дигән уен-ярыш оештырылды. Егетләребез бирелгән биремнәрне бик дөрес итеп чишә белделәр, үзләренең чын булачак илебез сакчылары икәнен исбат иттеләр.