Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Ана теле-йөрәк теле"

21нче февраль көнне Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган "Ана теле-йөрәк теле" дип исемләнгән сорау-җавап кичәсе үткәрелде. Шунда ук "Туган телем-иркә гөлем" дигән китап кургәзмәсе дә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Балаларга мәкальне дәвам итәргә ,хаталы язылган сүзләрне төзәтергә, "Татарстан" сүзеннән сүзләр язырга, туган ил һәм туган тел темаларына кагылышлы сорауларга җаваплар бирергә кирәк иде.Алар бу биремнәргә бик дөрес җаваплар бирделәр.