Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Чын батырлык- илгә тугрылык"

26нчы гыйнвар көнне, Суыксу төп белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары белән, тәрбия сәгатендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел булуга карата "Чын батырлык- илгә тугрылык" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балаларга Ленинград сугышы оборонасы һәм блокадасы турында сөйләп үттек.Совет халкы нинди аяныч шартларда да җиңеп чыга. Ленинград батырлыгы үзе дә легендага әверелә.