"Шаяннар, наяннар"
8нче гыйнвар көнне китапханәче Шакирова Р. мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Суыксу мәдәният йортында балалар өчен "Шаяннар, наяннар" дигән күңелле уеннар оештырдылар.Анда балалар кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шулай ук урамда саф һавада кар атыштылар, эстафета оештырдылар.