"Күңелле эстафета"
Баларның кышкы ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан 4нче гыйнвар көнне китапханәче Шакирова Р. мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Суыксу мәдәният йортында балар өчен күңелле эстафета оештырдылар. Анда балалар төрле кызыклы спорт уеннары уйнадылар.Җиңүчеләргә буләкләр тапшырылды.