Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кыш бабай кунаклар чакыра"

3 нче гыйнвар көнне Суыксу мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәмгә килгән балалар иң беренче чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр, флешмоб биеделәр, Кыш бабай белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук бәйрәмгә Убырлы карчык та килгән иде. Убырлы ролендә китапханәче Шакирова Р. булды. Ул балаларга кар бөртегенә язылган сорауларга җаваплар таптырды, "Әкиятне таны" уены да уткәрде, балалар белән бергә уеннарда катнашты. Баларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.