"Нәүрүз мөбәрәкбад!" -нәүрүз бәйрәме.
20 март көнне Суыксу мәдәният йорты каршында "Нәүрүз мөбәрәкбад!" дип аталган нәүрәз бәйрәме үткәрелде. Китапханәче Шакирова Р. бәйрәмгә килүчеләрне Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бәйрәмдә Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынаштылар, балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан катнашучылар казанда пешкән тәмле ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.