"Коррупция – җәмгыятькә куркыныч"
6 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә яшьләр өчен «Коррупция – җәмгыятькә куркыныч» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында, коррупциянең дәүләт хакимиятеннән шәхси файда алу максатында явызларча файдалану икәнен, аның барлыкка килү сәбәпләрен һәм аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр. Намус белән, яшәргә һәм эшләргә, нәтиҗәле көрәшергә, коррупциягә каршы торырга һәм РФ законнарын төгәл үтәргә кирәк. Чарада катнашучылар коррупция темасына «Ришвәт нәрсә ул? », «ришвәт алу» һәм «ришвәт бирү» өчен җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Коррупция, тулаем алганда, дәүләткә дә зыян китерә, аның икътисадын җимерә һәм партнер илләр һәм гади гражданнарга инвестиция җәлеп итүчәнлеген киметә, чөнки халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән бюджет акчалары коррупциячел түрәләрнең кесәләренә утыра.