"Балачак илендә"
Балаларның язгы ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә төрледән –төрле чаралар узачак.27 март көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Балачак илендә » дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә хайваннар,кошлар, табигать күренешләре турында,шулай ук әкиятләр, хикәяләр һәм шигырь китаплары урын алды. Китапханәгә килгән китап укучы балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән китапны сайлап алырга мөмкинлек булды.