"Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре"
25нче март көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Урманда үз - үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән экологик дәрес уздырылды. Әлеге чараның төп максаты - балаларда экологик культура формалаштыру, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык үстерү . Аны пычыратмаска, үзебездән өлеш кертергә, үзебездән сон килгән киләчәк буынга чиста, матур табигать калдырырга кирәклеге турында фикер алышачакбыз, табигатьне сакласак кына ул да безне саклар. Китапханәче урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, безнең урманнарның экологик торышын саклауда һәм яхшыртуда кешенең роле турында сөйләп китте. Урман турындагы табышмакларга бергәләп җавап бирделәр, табигать турында мәкальләрне һәм шигырьләрне искә төшереп үтте.