"Китап белем чишмәсе"
5нче март көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Китап - белем чишмәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм сәнгатьле итеп уку булды, Укучылар бик куп төрле энциклопедияләр - белешмәләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат белән таныштылар.Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан - чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән.