Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Ләлә Сабирова - балалар язучысы"

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева 1947 елның 1 мартында Татарстанның  Дөбьяз районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туган. Балалар язучысы буларак, Л. Гыймадиева үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Язучының нәниләргә атап язган хикәяләре балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар. Л. Гыймадиева туган көне уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә « Ләлә Сабирова – балалар язучысы » дигән чара уздырылды. Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.