Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Гомерләр үтелмәгән"

28 февраль көнне  Суыксу авыл китапханәсендә Шәмсия Җиһангированың 75 яшь юбилей  уңаеннан Суыксу авыл авыл китапханәсе китап укучылар өчен «Гомерләр үтелмәгән» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе ясап куелды. Китапханәче  шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп үтте. Шәмсия Җиһангирова ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сигез шигъри җыентык авторы. Ул үзенең шигъриятен әйләнә-тирә дөньяга хатын-кызлар карашы дип атый.Аның китаплары укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә, композиторлар аның шигырьләренә матур җырлар яза . Аның иҗаты күңел матурлыгы һәм җылылык белән сугарылган. Шәмсия Җиһангирова-лирик күңелле һәм романтик рухлы шагыйрә.