Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

 

2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.26 февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Бу күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре турында китаплар, сугыш чорында тылдагы тормыш турында нәфис китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче республика, район, авыл халкының сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәре, Россия геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында сөйләп үтте. Шулай ук “патриотлык”, “гражданлык”, “батырлык”, “намус”, “бурыч” төшенчәләре турында фикер алышу булды.