"Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады"
Бүген халкыбызның горурлыгы – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Әйе, һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре,телдән – телгә күчә торган легендар батырлары була.Муса Җәлил – шундый каһарманнарның,язучыларның берсе.Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле.Ул- үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес.Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы,рухи көче, тәэсирлеге,нәфислеге арта гына бара. М.Җәлилнең 120 ел булу уңаеннан,Суыксу авыл китапханәсендә «Минем тормыш халыкта җыр булып яңгырады »дигән әдәби тематик кичә үткәрелде . Язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Тамчы шоу » уены үткәрелде.