"Китапларның яраткан геройлары"
14 нче февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә балалар өчен «Яраткан китап геройлары» дип исмләнгән чара уздырылды. Китаплар буенча төшерелгән мультфильмнар —Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, татар халык әкиятләре, Шарль Перро, Корней Чуковский, Григорий Остер кебек авторлар белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек булды. Мультфильм балага ошый икән, димәк, ул китабын укып чыгарга да ризалашачак. Шундый уйлар белән китапханәче үз укучыларына балалар китаплары буенча мультфильмнар карарга тәкъдим итте. Чарага килүче балалар авторлары һәм әкиятчеләренең китаплары һәм иҗаты белән танышты, әсәрләр буенча мультфильмнар карадылар, шулай ук яраткан әкият геройларын ясадылар.