"Наркотикларга "Юк!" дибез"
Суыксу авыл китапханәсендә «Наркотикларга Юк дибез » дигән акция оештырылды. Урамда һәм җәмәгать урыннарында наркотикларның зыяны, аларга каршы көрәш чаралары турында язылган «Наркотиклар һәм закон», «Сәламәтлек-милләт байлыгы», «Без наркотикларга каршы», «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән буклетлар таратылды.
Наркотиклар-химик яки табигый чыганаклы психотроп матдәләр, алар аңны үзгәртәләр һәм тотрыклы наркоманиягә китерәләр. Наркотикларның һәр төре организмга зыян китерә, аның системаларын әкренләп җимерә һәм үлемгә кадәр кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерә. Хәзерге заманның законсыз наркотик матдәләр сату базарлары күптөрлелеге белән аерылып тора гадәти героин, амфетаминнар, марихуана гына түгел, ә башка, яңа препаратлар да очратырга мөмкин.