"Солтан Шәмси язучы-тарихчы"
Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга 3 яшь вакытта әтисе үлә һәм гаилә әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның бала һәм үсмер еллары шушы авылда үтә. Монда ул мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Якташ язучы Солтан Шәмсинең 80 яшь юбилей булу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе һәм Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Үз юлын тапкан язучы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар аның тормышы һәм иҗаты турында презинтация карап үттеләр. Китап күргәзмәсе «Солтан Шәмси –язучы тарихчы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәдә язучының китапханә фондыннан «Тарих әсәре», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса», «Ут хәйләсе» китаплары тәкъдим ителде.