Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Туган якны өйрәнү"

9 нчы  февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә « Пушкин картасы» программасы кысаларында  Яшьләр өчен «Туган якны өйрәнү» әдәби сәяхәт үткәрелде.  Туган якны, аның тарихын, танылган кешеләрен, мәдәниятен белергә һәм яратырга өйрәтергә кирәк. Чөнки туган якка мәхәббәт вакыт узу белән үз иленә, аның тарихына, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, ә соңыннан бөтен кешелеккә, кешелек мәдәниятенә булган  мәхәббәткә күчә. Һәр катнашучыга зур тукталышлы маршрут схемасы бирелде: «Әдәби карта», «Истәлекле урыннар», «Район горурлыгы - якташларыбыз», « Авылыбызның тарихы». Һәр тукталыш Биектау районының бай тарихын, Һәм Суыксу авылының тарихын өйрәнүдә зур адым булды. « Туган якны өйрәнү» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды, Биектау районы һәм авылыбыз турында китаплар урын алды.