Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Онытылмас Сталинград"

Ел саен 2 февральдә хәрби дан көненең берсе – Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә 2 нче февраль  көнне  китапханәдә китап укучы балалар белән  «Онытылмас Сталинград»  исемле әңгәмә үткәрелде һәм китап күргәзмәсе ясап куелды. Китапханәче  балаларга  Сталинград янындагы аянычлы сугыш турында сөйләп үтте. Л.Хәмидуллинның «Җиңү җиңел бирелмәде» дигән китабыннан бу сугышны чагылдырган рәсемнәрне карап үттеләр һәм якташларыбызның күрсәткән батырлыклары белән танышып үттеләр.