Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без Тукайны укыйбыз"

Тукай исеме үзеннән - үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оештыручы мәгънәви бер уртак исем булып тора. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятенең, сәнгатенең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. 2026 ел — Габдулла  Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Без Тукайны укыйбыз»  дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды. Балалар Тукайның танылган шигырьләрен укыдылар, алар арасында «Туган тел», «Балага», «Кошларга», «Бала һәм күбәләк», «Кызыклы укучы» һ.б. балалар күңеленә тирән тәэсир итте.