"Онытылмас көннәр - Ленинград блокадасы"
27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан, 27 гыйнварда Суыксу авыл китапханәсендә « Онытылмас көннәр – Ленинград блокадасы » дигән китап күргәзмәсе һәм укучылар белән әңгәмә оештырылды. Укучылар игътибарына ул еллардагы вакыйгалар, шәһәрне саклаучылар, шулай ук блокададагы авыр вакытларны кичергән шаһитларның истәлекләре һәм Ленинград халкының ныклыгы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Әңгәмә вакытында китапханәче салкынны һәм ачлыкны җиңеп, безнең гаскәрләргә ярдәм иткән шәһәр халкының батырлыгы турында сөйләп үтте.