"Якташыбыз шагыйрь Рафис Корбанны бергә укыйбыз"
Суыксу авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Якташ шагыйрь Рафис Корбанны бергәләп укыйбыз» дигән чара уздырылды. Китапханәче укучыларны Биектау районының Кече Битаман авылында туган шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте. ЯшьләрРафис Корбанның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар,һәм әсәрләренә карата сорауларга җавап бирделәр.Рафис Корбан – иллеләп китап авторы, шуларның егермесе балалар өчен язылган. Алар фикер алышуларда актив катнашып, шагыйрь һәм аның иҗаты белән ихлас кызыксынуны күрсәттеләр.