"Без бердәм халык"
Россиядә 2026 елны «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Россия Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе балалар белән «Без бердәм халык» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә китапханәче дуслык, татулык, бердәмлек турында сөйләп үтте, мастер класс үткәрелде.Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит ил басарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.