"Язучы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел"
Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 7нче гыйнварда 125 ел тулу уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Язучы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Китапханәче авторның биографиясе, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Гомәр Бәширов - Татарстан АССРның халык язучысы. Язучылык эшчәнлеген 1930 нчы елларда башлый. Аның иҗаты татар халкы мәдәниятенең алтын фондында керә. Бәширов татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәрде. Аның фикеренчә, аңа битарафлык — кеше язмышына да битарафлык чагылышы ул.