Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап аша - табигать дөньясына"

 

13 гыйнвар көнне Суыксу авыл китапханәсендә « Китап аша - табигать дөньясына» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Табигать - туган йортыбыз. Табигать ул - безнең әйләнә - тирәбез. Табигать - ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Табигать матурлыгы - ул безнең матурлык.  Бу китаплар балаларны елның теләсә кайсы вакытында табигать матурлыгын күрергә, әйләнә-тирә дөньяга һәм барлык тереклеккә ярату, игътибар һәм кайгырту белән карарга өйрәтә. Балаларга В.Бианки, Е. Чарушин, М. Пришвин, К. Паустовский, Г. Снегирев, әсәрләре тәкъдим ителде. Бу китаплар балалар өчен табигатьнең гаҗәеп серләрен ачачак һәм туган табигатьнең матурлыгы һәм аны танып белү турындагы әдәбиятны һәм аның иң яхшы әсәрләрен укырга, пропагандаларга зур этәргеч булды.