"Татар халкының бөек улы"
12 гыйнвар көнне Суыксу авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь Хади Такташның тууына 125 ел уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде. «Татар халкының бөек улы » дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Китап укучыларыбыз язучының тормышы, иҗаты белән таныштылалар. Китапханәче укучыларга барыбызнын да яратып укылган “Мокамай" шигырен укып, хәтерләрен яңарты. 30 ел гына яшәгәннән соң, шагыйрь Галимҗан Ибраһимов һәм Муса Җәлил кебек танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары арасында лаеклы урын алган. Ул Россия тормышы нигезләре җимерелгән, җирдә яңа җәмгыять урнашкан вакытта яшәгән һәм иҗат иткән. Х.Такташ иҗаты — сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның рухи матурлыкка, мәхәббәткә, югары әхлакка, Ватанга тугрылыкка өндәгән поэзиясе бүгенге көнгә кадәр актуаль.