"Закон һәм хокук"
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция - илебезнең Төп Законы. Закон - ул үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр җыелмасы. Ул кагыйдәләрне Россиядә яшәүче һәрбер кеше үтәргә тиеш. Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Закон һәм хокук» дигән әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында китапханәче укучыларны Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы һәм Законның төп нигезләмәләре белән таныштырып үтте.