Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хәсән Туфан - шигърият горурлыгы"

 

Хәсән Туфан — татар әдәбиятының классигы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 10 декабрь көнне  Суыксу авыл китапханәсендә татар шагыйре  Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Хәсән Туфан-шигърият горурлыгы»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе  ясап куелды һәм шигырьләрен кычкырып уку булды. Егерменче елларда инде оешкан шагыйрь буларак, ул Һади Такташ, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми һәм Муса Җәлил белән бергә яңа татар шигъриятенә нигез сала. Х. Туфанның иҗаты дөнья, тормыш күренешләренә, ихлас хисләргә, кешегә карата җылы, ышанычлы һәм горур мөнәсәбәткә үзенчәлекле караш белән җәлеп ителә.