Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Мөхәммәдиев Ринат –Татарстан Язучылар берлеге"

 Язучы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре,филология фәннәре кандидаты  Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Казан дәүләт университетын тәмамлый.  Ул – Россия һәм татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Төркиянең халыкара премиясе, Азия һәм Африка илләре «Лотос» премиясе, Платонов исемендәге һәм М.А.Шолохов исемендәге премия лауреаты.
Ринат Мөхәммәдиевнең туган көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә « Мөхәммәдиев Ринат –Татарстан Язучылар берлеге » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.  Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган  әдәбият, шулай ук китапханә фондыннан аның әсәрләре урын алды. Китапханәче китап укучыларны язучының иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте.