"Авырлыкларны җиңәр өчен көч!"
3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.Бу көн календарьда, үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, 3 декабрьдә Суыксу авыл китапханәсендә «Авырлыкларны җиңәр өчен» дип аталган әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга игелеклелек, мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек һәм бер-береңә хөрмәт кебек сыйфатлар турында сөйләп үттек. Чара ахырында Фәнис Яруллин шигырьләрен укыдылар. Мөмкинлеге чикләнгән Тюрина Элинага мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күчтәнәч тапшырдык.