Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әнием кадерлем!"

Әниләр Көне-иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан барысы да күңелләрендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – барысын да аңлаячак, гафу итәчәк, һәрвакыт сөенәчәк һәм чын күңелдән яратачак әни образын йөртә.Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Безгә тормыш  буләк иткән, бөтен йөрәк жылысын  биргән, безнен очен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр  теләсәк тә аз булыр сыман.Тормышыбыз бизәге булган эниләребез матур да , батыр да, мәрхәмәтле дә.Шушы матур көн уңаеннан, 24 ноябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Әнием кадерлем!» дип исемләнгән бәйрәм  белән котлап, китап укучы балалар белән открыткалар ясадылар, һәм кычкырып шигырьләр уку булды.