Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Эчүчелек нәрсәгә китерә?"

Эчкечелек – ул җәмгыятьнең дошманы. Эчкечелек аркасында күпме гомер өзелә, күпме кешенең сәламәтлеге какшый!Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Элегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми. Хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү максатыннан Суыксу авыл китапханәсендә «Эчүчелек нәрсәгә китерә?» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды, китап укучыларга шул хакта язылган буклетлар таратылды. Күргәзмәдә хәзерге җәмгыятьтә бик актуаль булып торган эчкечелек проблемасын үз эченә алган, алкоголь куллануның зыяны турында китаплар, язма материаллар урын алды.