"Хуҗабикәләргә киңәшләр"
11 ноябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Хуҗабикәләргә киңәшләр » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Күргәзмәдә «Матурлык һәм сәламәтлек», «Аш-су рецептлары», «Өегез ямьле булсын», «Әдәбиятта хатын-кыз образы», бакча, мода гаилә мөнәсәбәтләре, шулай ук тегү, бәйләү дару үләннәре дигән темаларга кагылышлы китаплар урын алды. Китапханәче дару үләннәре, аларның кайда үскәне, шифасы турында сөйләп узды. Дару үләннәре белән бәйле булган легендалары белән дә таныштырып үтте.