Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Конституция -Татарстанның төп законы"

 

6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Бу бәйрәм-дәүләт һәм халык өчен әһәмияте бәйрәмнәренең берсе.1992 елның 6 ноябрендә безнең республикада тарихта беренче тапкыр принципиаль яңа Төп Закон - Кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен иң югары хәзинә дип таныган, дәүләтне әлеге кыйммәтләрне гамәлдә үтәргә һәм якларга мәҗбүр иткән Закон булды. Суыксу авыл китапханәсендә « Конституция-Татарстанның төп законы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларга ТР Конституциясе – республикабызның Төп законы, анда Татарстанның күпмилләтле халкының хокукларын, гарантияләре, мәнфәгатьләрен яклау тасвирлана, дип сөйләп үтте.