Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без - көчле бердәм халык"

Россиянең Хәрби дан көне - Халыклар бердәмлеге көне, ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә.Бу дәүләт бәйрәме Россия тарихындагы мөһим вакыйга — 1612 елда Мәскәүнең поляк интервентларыннан азат ителүе хөрмәтенә куелган. Бу көнне бөтен Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Бу-ватанпәрвәрлек, үзара ярдәмләшү һәм барлык Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Без-көчле бердәм халык»  дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмне оештыруның тарихы турында сөйләп үтте, 1612 ел вакыйгалары, фетнә башлангычлары, Пожарский һәм Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүләре турында тәфсилле мәгълүмат бирелде. Балаларга әлеге бәйрәм турында материал табарга мөмкин булган китаплар тәкъдим ителде.