Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сүз эчендә хикмәт бар"

 

27 нче октябрь көнне Суыксу авлы китапханәсендә  «Сүз эчендә хикмәт бар» дигән чара үткәрелде. Өлкән яшьтәге апаларыбызның өйләрендә булып, алар белән бәетләр, мөнәҗәтләр укуны оештырдык.   Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Бик борынгы заманнарда, әле уку язу сәнгате булмаган чакта ук,кешеләр җырлар, әкиятләр, табышмаклар, мөнәҗәт,бәетләр уйлап чыгарганнар. Ул әсәрләр, телдән - телгә сөйләнеп, буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының тарихын белеп булмый, дигән рус язучысы Максим Горький. Халык иҗаты халыкның үткән тормышын аңларга, хәзерге тормышыбызның матурлыгын танып белергә өйрәтә.