Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Әкиятләр - борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.  Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Кечкенә булганда әниләр, әбиләр балаларына әкиятләр сөйлиләр, мәктәпкә баргач, әкиятләрне балалар  үзләре  укый башлыйлар. Әкиятләр безне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керә. Шул уңайдан Суыксу авыл  китапханәсендә «Әкиятләр иленә сәяхәт »дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар белән шул серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадык.  Балалар ,   үзләренең яраткан әкиятләрен кычкырып укыдылар, һәм яраткан әкиятләрен искә төшереп, яраткан әкият геройлары белән очраша алдылар.