"Гофра кәгаздән чәчәкләр"
Гофра кәгаздән чәчәкләр – теләсә нинди бәйрәм өчен матур бизәк. Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Чара барышында китапханәче чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләде, гофрирланган кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәтте. Мастер-класс балаларга иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте. Чәчәкләр ачык, экспрессив һәм хәтта хуш исле булып чыкты.