"Әтиләр гаилә терәге"
2021 елның 4 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шушы айның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне үткәрү турында указга кул куйды. Шулай итеп, гаилә бәйрәме тулыланды дип әйтсәк тә була: ел саен октябрьдә әтиләребезне, ноябрьдә әниләрне тәбрикләп, аларга күңелебездә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерә алачакбыз.Шушы бәйрәм уңаеннан, 13 октябрь көнне, Суыксу авыл китапханәсендә китап укучы балалар белән «Әтиләр гаилә терәге» дигән чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче китап укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырып үтте. Әтиләргә бәйрәм көненә котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Әти - ул һәр бала өчен үрнәк, горурлык һәм таяныч.