Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Дүртаяклы дусларыбыз"

Бөтендөнья  хайваннарны саклау көне уңаеннан Суыксу авылы китапханәсендә «Дүртаяклы дусларыбыз» дип исемләнгән викторина үткәрелде.  Китапханәче Балаларга без үзебезнең кечкенә туганнарыбыз белән тату, дус булып яшәргә, аларны кыерсытмаска, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәклеген  аңлатып үтте. Этләр һәм мәчеләрне яраткан, кызганган кеше бервакытта да миҺербансыз булмас, начар юлга басмас. Аның күңеле йомшак һәм саф булыр. Йорт һәм кыргый хайваннарның төрләре, аларның яшәү шартлары турында күп кенә сорауларга җавап бирәчәкләр. Хайваннар турында табышмакларга  җавап бирәчәкләр. Шулай ук нәниләр дүртаяклы дусларыбыз  турында булган китаплар белән дә танышып үттеләр.