Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Укытучым иң кадерле кешем"

 

1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә.  Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Укытучылар көне - ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар. Укытучы – һәр кеше өчен остаз роле зур әһәмияткә ия. Чөнки укытучы – һәрбер кешегә Белем дигән зур дөнья ача. Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә  «Укытучым иң кадерле кешем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.